Батырлыкка ихтирам. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шәһәрнең "Александр бакчасы"да "Батырлыкка ихтирам. Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды  һәм паркта ял итүчеләрне күргәзмә белән таныштырды. 

Егерменче гасыр каршылыклы, катлаулы вакыйгалар чоры булып тарихка кереп калды. Бөек Ватан сугышы шул вакыйгалар арасында, һичшиксез, аерым урын алып тора. Сугыш һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт , күз яше алып килде, илебезгә исә моңарчы күрелмәгән зур корбаннар, матди зыян китерде. 

Бөек Ватан сугышы гитлечылар фашизмына каршы илебезнең иреген, бәйсезлеген саклап калу өчен көрәштә ватандашларыбызның батырлыгын, кыюлыгын, мәгърур булуын күрсәткән дәлил дә ул.

Татарстан бу гомуми көрәштә үзеннән зур һәм сизелерлек өлеш кертте - фронтка меңләгән самолет, миллионлаган снаряд, хәрби кием-салым, корал, азык-төлек, икмәк озатып торды. 

Татарстан халкы зур югалтуларга дучар булды. Аның  350 меңнән артык егет һәм кызлары сугыш кырларында ятып калды. Безнең күргәзмәдә урын алган китаплар батыр солдатлар турында, тылда армый-талмый көч куйган авыл һәм шәһәр кешеләре турында. Ватанны азат итүдә күрсәткән батырлыклары турында.