Мин - Идел кешесе
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре язучы, шагыйрь Рөстәм Мингалим тууына 85 елга багышлап "Мин - Идел кешесе" дип аталган презентация ясады.
Рөстәм Мингалим 60 нчы елларда шигърияткә йолдыз кебек атылып килеп кергән якты иҗатлы шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗат хәзинәсе бик бай.Шагыйрь үзенең әсәрләрендә илләрне, халыкларны ,милләтләрне борчыган зур мәсьәләләр турында сүз йөртә, шәхси кичерешләрен дөньяви проблемалар, чор-заман, тормыш агышы тудырган конкрет вакыйгалар белән, аларга үзенең фәлсәфи мөнәсәбәтен белдерә. Рөстәм Мингалим - шагыйрь, ул - драматург, ул - хикәяче. Драматургия жанрында әдипнең курчак театрлары өчен язган "Урман улы Зурмөгез", "Сихерләнгән урман", "Шүрәлеләр үч алмый" әкият-пьесалары, зурлар өчен "Кайда сез, ирләр?", "Дүрт кешелек утыргыч", " Өченче бүлмәдә эт яши" һәм башка бик күп комедия һәм драмаларын халык бик җылы кабул итте. Рөстәм Мингалим шулай ук гомере буе балалар өчен юмор катыш сагышлы әсәрләр иҗат итә.