Шифалы үләннәр

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шәһәрнең "Александр бачасы"нда "Шифалы үләннәр" дип аталган китап күргәзмәсе оештырдылар. Китап укучыларга һәм шәһәр кунакларына китапханәчеләр үзебезнең якларда үсүче дару үләннәре турында сөйләделәр, кайсы үләнне кайчан җыеп, ничек кулланырга кирәклеген искәрттеләр. Дару үләннәре турында язылган китапларны тәкъдим иттеләр.