"Ватанга тугры калдылар"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Ватанга тугры калдылар" дип аталган тематик әңгәмә уздырды. Әңгәмәдә Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин премиясенә лаек булган шагыйрь Муса Җәлил һәм аның тугрылыклы 10 кардәш көрәштәшләрен искә алдык. Аларның батырлыклары турында тулырак мәгълүмат бирелде. Җәлилчеләрнең җидесенә нибары 30-38 яшьләр генә була. Тиңдәшсез батырлык, ныклык, кыюлык, тугрылык үрнәге күрсәткән асыл ир-егетләребез турында сөйләгәндә безнең күңелләрдә горурлык хисләре белән бергә, юксынулы, сагышлы, әрнүле тойгылар да кузгала.
Җәлилчеләрнең кайсы турында гына сөйләсәң дә, ихтыярсыздан, барысының да әсирлектә, дошман оясында уртак максат белән , бер йодрык - бер көч булып, фашизмга каршы көрәшүләре турында сөйләргә туры килә. Җәлилчеләр дошман алдында баш имәгән, палач балтасы алдында каушап калмаган. Аларның батырлыгы мәңге үлемсез.