Ашкынулы хисләр дөньясы
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе шәһәрнең "Александр бакчасы"нда татар балалар язучысы Гариф Гобәйнең тууына 115 елга багышлап "Ашкынулы хисләр дөньясы" дип аталган китап күрәзмәсе оештырды һәм паркта ял итүчеләргә күргәзмәгә күзәтү ясады.
Күргәзмәдә язучының танылган " Маякчы кызы", "Замана балалары", Каланча", "Без әле очрашырбыз", Маратның язмышы" китаплары урын алды. Шулай ук язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде.