“Бар гүзәллек синдә, урман!”

      А.С. Пушкин исемендәне Үзәк китапханә китапханәчеләре һәр чәршәмбе  «Александр бакчасы» шәһәр паркында “Җәйге уку залы”н   оештыра.  Бу атнада татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре “Бар гүзәллек синдә, урман!” дип исемләнгән экологик сәгать уздырды. Алабуга халкы һәм шәһәребез кунаклары белән бергәләп китапханәчеләр үзебезне чорнап алган тирәлеккә, табигый байлыкка, урманнарга, агачларга  сакчыл караш тәрбияләү, сирәгәеп барган агачлар һәм үсемлекләр дөньясы турында әңгәмә кордылар. Әти-әниләр һәм балалар белән бергәләп урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.