“Алабуга: үткәнгә сәяхәт”
2022 ел – Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында “Алабуга елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан 15 июльдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре “Алабуга: үткәнгә сәяхәт” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырды. Әлеге чара Алабуга шәһәренә 1015 ел тулу кысаларында оештырылды. Китапханәче Алабуга турында язылган китап, альбомнар белән таныштырды, шәһәр тарихы турында сөйләде. Шулай ук яшьләр шәһәребездә иҗат итүче язучы-шагыйрьләр турында да мәгълүмат алдылар. Аларның китапларын кызыксынып карадылар.
Алабуганы, чын мәгънәсендә, Татарстанның милли тарих асылташы дип атарга була. Шәһәрне күргән кеше Татарстанның борынгыдан килгән мирасына сокланып, онытылмаслык тәэсирләр алып, тагын монда әйләнеп кайту теләге белән китә. Рәхим итегез, борынгы Алабуга сезне көтә!