«Әдәби Алабуга – Литературная Елабуга» галереясе
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы делегациясен А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең беренче катында урнашкан “Әдәби Алабуга – Литературная Елабуга” галереясе белән таныштырды.
Бүгенге көндә экспозициядә Алабугада яшәп иҗат итүче танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең 24 портреты тәкъдим ителгән: Гөлзадә Әхтәмова, Наип Лаисов, Фирдәүс Хуҗин, Антонина Силкина, Рәхим Гайсин, Тамара Шабалина һәм башкалар.