Алабугада “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы

 1 июль көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм конгресс каршында эшләп килүче  “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы Алабуга шәһәренең А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәсендә узды.  Кунакларны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Михаил кызы Әхмәтҗанова һәм Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗипова каршы алды. ҮКС директоры Ю.В. Нәҗипова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл артында  сүз татар телен саклау һәм үстерү,  милли үзенчәлекләрне саклау, гореф-гадәтләрне торгызу, ана теленә ихтирам тәрбияләү, үсеп килүче буында милли үзаң формалаштыру  турында барды. Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Наил кызы Фатыйхова районы һәм шәһәр күләмендә татар яшьләре эшчәнлеге белән таныштырды һәм киләчәктә куелган максатларга ирешү юллары турында сөйләде.  Әлеге очрашуда китапханәчеләр  һәм Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар: Гөлзадә Хаҗи кызы Әхтәмова, Кадрия Наил катнашты. Гөлзадә Әхтәмова “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәнең эшчәнлеге белән кыскача таныштырып узды.  

Үзәк китапханә китапханәчеләре әлеге очрашуга Алабуга шәһәрендә якты эз калдырган күренекле  татар драматургы Таҗи Гыйззәткә багышланган “Театр сәнгатендә Таҗи Гыйззәт сулышы ”  һәм шәһәрдә яшәп иҗат итүче шагыйрьләргә һәм язучыларга “Туган төбәгебезнең саекмас иҗади чишмәләре” дигән  китап күргәзмәләре оештырды. Кунаклар китапханәнең беренче катында күптән түгел ачылган “Әдәби Алабуга. Литературная Елабуга” галереясы һәм “Сирәк китаплар” бүлеге белән таныштылар.