Яңа китап. Рифат Сәлах "Мин хыялың синең..."

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге күренекле шагыйрь Рифат Сәлахның яңа китабын тәкъдим итә. "Мин хыялың  синең..." дип аталган шигырьләр җыентыгында Р.Сәлахның соңгы елларда иҗат иткән әсәрләре урын алган. Шагыйрьгә 2013 елда Төркия Язучылар берлегенең  Н.Кемаль исемендәге премиясе тапшырылды. 2020 елда ул "Татнефть" һәм Татарстан Язучылар берлегенең С. Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты булды. Рифат Сәлахның шигырьләрен укучылар яратып кабул итәләр. Сез дә үзегезгә ошаган әсәрен табарсыз дип ышанып калабыз.