«Китап илендә кунакта»

23 нче июнь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең  татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары өчен «Китап илендә кунакта» дип исемләнгән экскурсия үткәрде. Алар татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды, барлыкка килү тарихы, аның эшчәнлеге турында сөйләде. Студентлар “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы. В каждом изумруде – история народа”, “Алабуга – Татарстанның йөзек кашы”, “Дин: тамырларга кайту”, “Гыйззәт кабызган чаткылар”, “Утлы еллар үткән кызлар” исемле китап күргәзмәләре белән якыннан танышты.

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге ишекләре һәр китап укучыга ачык. Рәхим итегез!