Яңа китап. Роза Хәбибуллина "Сиңа дигән җырым"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга Роза Хәбибуллинаның " Сиңа дигән җырым" китабын тәкъдим итә. Роза  Хәбибуллина иҗатында борчу-кыенлыкларны җиңеп үз бәхетенә ирешкән язмышлар күп. Әдибәнең яңа повестенда сурәтләнгән геройлар шундук истә калалар, соңыннан да күңелне җилкендереп торалар, тирән уйларга салалар. Бүгенге татар яшьләренең нинди сынаулар алдында калуы, нинди югалтулар кичерүе, нинди табышларга юлыгуы хакындагы бу бәян һичшиксез китап укучыларның күңеленә хуш килер.