«Алар Җиңү көнен якынайттылар»

   21 нче июньдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре тыл хезмәтчәннәренең эшчәнлеге турында «Алар Җиңү көнен якынайттылар» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Анда шәһәребез мәктәпләрендә укучы яшьләр катнашты.

   Тыл хезмәтчәннәре Татарстанның дистәләгән сәнәгать предприятиясендә фронтка корал, хәрби техника һәм сугыш кирәк-яраклары, миллионлаган тонна азык-төлек җитештереп озаттылар. Илнең башка төбәкләреннән республикага килгән галимнәр, иҗат интеллегенция вәкилләре, гади эшчеләр татарстанлылар белән иңгә-иң торып эшләде. Кызыл Армия сугышчылары белән бергәләп, алар Ватаныбызны саклап калды. Әлеге күргәзмәдә шушы фидакарь тыл хезмәтчәннәренә багышланган китап һәм журналлар урын алды.