Китапханәче тәкъдим итә
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга Динә Латыйпованың "Мәк чәчәге" китабын тәкъдим итә. Динә Латыйпованың иҗаты киң кырлы: шигырьләр, җырлары белән тамашачыга яхшы таныш. Ә бүген ул китап укучыларга "Мәк чәчәге" повестен тәкъдим итә. "Мәк чәчәге" әсәрендә өч буынның мәхәббәте сурәтләнә. Монда яшьлек иртәсендә бөреләнгән сөю, өзелеп ярату, югалту ачысы, хыянәт, язмыш сынаулары һәм яңадан очрашулар. Әсәр тормыштан алынган вакыйгаларга таянып язылган.