“Сабан туеның яше юк”
10 июнь көнне А.С.Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә татар халкының милли бәйрәменә багышланган “Сабан туеның яше юк” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Анда Д.Р. Шәрәфетдиновның “Сабан туе”, И.М. Әхмәтҗәнованың “Сабантуй”, “Сабантуй в фотографиях Рифхата Якупова”, Резеда Шәрипованың “Сабантуй” һ.б. матур бизәлешле китаплар урын алды. Күргәзмә белән якыннан танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.