Алабуга турында кызыклы мәгълүмат

· Татарстанның Чулман-Кама елгасы буенда мең еллык тарихы булган Алабуга шәһәреурнашкан. Бабаларыбыз бу шәһәрнең урынын сайлый белгәннәр, бүгенге көнгә кадәр сакланып кала алырлык итеп төзи дә алганнар. Сихәт бирә торган нарат урманнары шәһәрне әйләндереп алган.

· Шәһәрнең  иң югары ноктасыннан болгар бабайлар истәлеге – “Ак мәчет”  бүгенге эш-гамәлләрне күзәтеп тора. Аның таш диварлары күпне күргән, тарихи вакыйгаларның күбесенә тере шаһит.

· Чулман ярыннан шәһәргә алып менүче сырлы тимер баскыч та шәһәребезнең тарихи бер урыны булып тора. Бүгенге көндә бу баскычларның сырлы тимерләре табигый  таш белән алыштырылган. Ул, “Алабуганың 1000 еллыгы баскычы”, 2009 елда шәһәребезнең гади кешеләре ярдәмендә яңартыла. Аның авыр-авыр ташларын кешеләр үз җилкәләрендә күтәреп ташыйлар, чөнки кыя тауга бернинди техника менә алмый. Бу баскычтан шәһәр халкы чишмәгә, Чулман, Тойма елгасына төшә. Ул 365 таш бусагадан  торган баскыч шәһәребезнең үткәнен, бүгенгесен алдагы гасырлар белән тоташтырырлык итеп төзелгән.

· 1000 елдан артык тарихы булган Алабугада укытучылар әзерли торган  университет та бар. Бу мәһабәт бинаның таш диварлары Ә.Еники, Җ.Фәйзи, С.Сәйдәшев, С.Хәким, Ш.Галиев, И.Юзиев, Р.Мингалим кебек шәхесләрнең рухлы сүзләрен хәтерли. Бу күренекле шәхесләребезнең күбесе шәһәребезгә, пароходтан төшкәч, шул сырлы тимер баскычтан күтәрелгәннәр.

· Алабуга кешеләре И.И.Шишкин, М.Цветаева, Н.Дурова кебек шәхесләр атлап йөргән сукмаклардан атлап йөриләр һәм шушы урында яшәүләре белән горурланалар. Заманында Т.Гыйззәт, Э.Касыймов, Х. Рәхман  яшәп иҗат иткән Алабуга шәһәре тарихын тирәнрәк итеп  музейларда  белергә була.

    Шәһәребездә бәхетле яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Белем алырга уку йортлары, эшлим дисәң, бөтен Рәсәйгә генә түгел, ә чит илләргә дә танылган  заводлары бар. Ә сез килешәсезме?