«Тарихи Алабуга»

     2022 ел – Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Алабуга елы» дип игълан ителде. Әлеге вакыйга уңаеннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә «Тарихи Алабуга» дип исемләнгән туган якны өйрәнү сәгате узды. Китапханәче шәһәребезнең тарихы, аның кунакчыллыгы, туган якларыбызның танылган кешеләре, төрле илләрдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән күп халык җәлеп итә торган зур вакыйгалар һәм чаралар турында якыннан таныштырды.