«Серле дөнья кочагында»
Эльмира Мөхәммәт кызы Шәрифуллина – күренекле татар шагыйрәсе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, С.Сөйләйманова, А.Алиш, К.Насыйри исемендәге әдәби премияләр лауреаты. 1985 елдан СССР һәм Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив иҗат итүче шагыйрәгә 4 июньдә 75 яшь тула. Шул уңайдан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге хезмәткәрләре «Серле дөнья кочагында» исемле презентация эшләде. Шагыйрәнең кайбер шигырьләрен сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез. Юбилярның китаплары белән якыннан танышырга үзебезнең китапханәдә көтеп калабыз.