Тәмле уку: табынга рәхим итегез!

   Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 21 апрель – “Китапханәләр төне” кысаларында татар халкының милли ашларына багышланган “Тәмле уку: табынга рәхим итегез!” дип аталган кичә уздырды. Кичәдә Алабуга медицина көллияте студентлары татар халкының милли ашларының тарихы белән таныштылар. Шулай ук татар халкының милли аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов турында мәгълүмат тыңладылар. “Тәмле уку: табынга рәхим итегез!” күргәзмәсенә күзәтү белән таныштылар. Күргәзмәдә китаплардан тыш, милли ашлардан торган күргәзмә дә эшләде. Күргәзмәдә милли ризыклардан: йомры күмәч, өчпочмак, кош теле, чәкчәк, татлы паштет, бәлешләр күрсәтелде. Студентлар милли ризыклардан авыз итеп чәй эчтеләр. Татар милли ашлары турында бик күп мәгълүмат алып киттеләр.