"Алтын хәзинә"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре 1 июнь көнне "Алтын хәзинә" дип аталган китап күргәзмәсе белән шәһәрнең Александр бакчасына бардылар. Шәһәр халкын һәм килгән кунакларны татар халык авыз иҗаты белән таныштырдылар. Күргәзмәдә татар халкының җырлары, әкиятләре, мөнәҗәтләре, легендалар һәм мифологик хикәятләре урын алды.