"Тамыр булып тарал үткәнгә"

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә "Тамыр булып тарал үткәнгә" дип аталган тарихи сәгать узды. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты.Китапханәче ислам динен кабул итү тарихы, истәлекле вакыйганың логотибы турында сөйләде. Олуг бәйрәмгә карата оештырылган "Илге Болгар" дигән китап-альбом буенча сәяхәт иттеләр. Болгар тарих-архитектура музей тыюлыгы комплексы ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни мирасы исемлегенә кертелүе, "Изге Болгар җыены" һәр ел саен зурлап үткәрү , анда узган вакыйгалар турында тулы мәгълүмат алдылар.

Студентлар " Наследия Поволжья.Древний Булгар.Идел буе мирасы.Борынгы Болгар" исемле видеоролик карадылар.