Китапханәче турында сүз!

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре "Слово о библиотекаре. Китапханәче турында сүз" акциясенә кушыла һәм Сәгыйть Лашманчының "Алман кучтәнәче" романын укучыларга тәкъдим итә. "Алман күчтәнәче" романында автор китапханәче Сара образын сурәтли.

" Җиһазларны ул үз зәвыгы белән урнаштырып, дивар- почмакларны кызыл комач, плакатлар, рәсем-сурәтләр белән бизәде. кулыннан лозунг язу, рәссамлык осталыгы да килә иде аның, беркемгә ялынычы төшмәде. Китапханә эче, сәнгатьчә бизәге, тәртибе белән күңелне канәгатьләндергәнче, Сара каләм- караны, буяуларын төшермәде. 

Хәзер инде эш китапларга , гәзит-журналлларга килеп терәлде..."

Шундый авырлыклар белән Сараның китапханә ачуы әсәрдә бик ачык күренә.