“Гаилә учагы җылысы”

   15 май – Халыкара  гаилә көне. Шушы бәйрәмгә карата татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Гаилә учагы җылысы” дигән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә гаилә турында, балалар һәм әти-әниләр мөнәсәбәте турында китаплар  һәм журналлар урын алды.

   Бу көн Россиядә 1994 елдан бирле билгеләп үтелә. Хәзерге көндә һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, тыныч почмак булуы кирәк. Ни генә булмасын, кеше үз гаиләсе кочагында ял итә, рухи көч җыя. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.