«Бөек Җиңү кайтавазы»
5нче май көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Җиңү көненә багышланган «Бөек Җиңү кайтавазы» исемле батырлык сәгате узды. Анда мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары катнашты. Алар күргәзмәдәге китаплар белән таныштылар, сугыш темасына язылган әдәби әсәрләрне искә төшерделәр. Китапханәче «Алар илгә Җиңү алып кайтты. Они вернулись с Победой» исемле китабын тәкъдим итте. Бу китап – Икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт билгесе. Әлеге томга Алабуга һәм Кайбыч районнарында туган һәм яшәгән 5007 сугышчы турында мәгълүмат тупланган.