“Тукай әсәрләрен укыйбыз. Читаем Тукая” китап уку акциясе
28 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең уку залында “Тукай әсәрләрен укыйбыз. Читаем Тукая” дип аталган китап уку акциясе узды. Әлеге чарада Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең читтән торып укучы студентлары катнашты. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар.
Студентлар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм күргәзмәгә күзәтү ясалды.