“Тукай әсәрләрен укыйбыз. Читаем Тукая” китап уку акциясе
27 апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Тукай әсәрләрен укыйбыз. Читаем Тукая” дип аталган китап уку акциясен уздырды. Әлеге акциядә Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр һәм “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә йөрүчеләр катнашты. Алар Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен рус һәм татар телләрендә укыдылар. Шулай ук акциядә Үзәк китапханә хезмәткәрләре дә бик теләп катнашты.
Бүгенге көндә дә Тукай әсәрләренең актуаль икәнлегенә ышандык.