"XXI гасырда да без Тукайлы"

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге 26 апрель көнне бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнгә "XXI гасырда да без Тукайлы" дип аталган әдәби сәгать уздырды. Чарада Алабуга шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар Г. Тукайның Татарстанда тоткан урыны, аның хәзерге вакытта да әһәмияте турында мәгълүмат алдылар. Г.Тукай турында фильм карадылар. Әдәби сәгать азагында викторина сорауларына җавап бирделәр.