«Мин татарча сөйләшәм» акциясе

26 нчы апрельдә Алабуга шәһәренең Тукай һәйкәле янында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Республика күләмендә зурлап үткәрелә торган акциядә мәктәп укучылары, студентлар, китапханә китапханәчеләр һәм шәһәр халкы катнашты.

Акцияне оештыручылар: Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Фатыйхова һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының Алабугадагы иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльмира Әхмәтҗанова.

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе кызыклы бәйгеләргә бай иде: вакытка блиц-сорауларга дөрес җавап бирү, рус һәм инглиз теленнән кергән сүзләргә татар телендә алмаш эзләү, мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү, татар милли ашларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, әкият геройларын сүзсез уйнап күрсәтү һ.б. Шунысы сөенечле, яшьләр бик актив булды, катнашкан кеше бүләксез калмады.

Әлеге акцияне оештыруда зур ярдәм күрсәткән Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗиповага һәм барлык китапханәчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез!