Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының Алабуга муниципаль районында күчмә утырышы
22 апрельдә "Адымнар - Алабуга" полилингваль белем бирү комплексында Татарстан Халыклары ассамблеясе Советының Алабуга муниципаль районында күчмә утырышы узды. Киңәшмәдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә китап күргәзмәсе белән катнашты. Күргәзмә татар халкының тарихы, мәдәнияты, әдәбиятына багышланды. Шулай ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан яңа китаплар да әлеге чараны бизәде.