«Сандугачтай моңлы Тукай теле»

25 апрельдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре  «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» мәктәбендә «Сандугачтай моңлы Тукай теле» дип аталган әдәби сәгать уздырды. Алтынчы сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан таныштылар. Шулай ук алар Г. Тукай әсәрләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр, «Шүрәле» әкиятеннән өзек карадылар һәм китап күргәзмәсе белән таныштылар.

Әдәби кичә  «Туган тел» җыры белән тәмамланды.