Гүзәллекке күр әле...
2017 ел – Республика Президенты Указы нигезендә “Татарстан Республикасында экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы” дип игълан ителде.
Табигать – безнең уртак йортыбыз дип тиккә генә әйтелмидер. Кеше табигатьтән башка яши алмый, табигать кешенең яшәү чыганагы. Кешеләр гомер-гомергә тирә-як мохит белән тыгыз элемтәдә торган, табигать кочагында яшәгән. Табигать безне җылыта, ашата, киендерә, сәламәтлегебезне саклый. Шуның өчен дә бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч астында калды. Аның бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Табигатькә мәхәббәт тәрбияләү, аны саклау безнең төп бурычыбыз.
Татар әдәбиятында да, сәнгатьтә да экология темасы зур урын алып тора. Язучылар табигать күренешләрен язып, кешенең күңел халәтен чагылдыралар. Ә менә рәссамнарның эшләрен, рәсемнәрен карасак, аларның үзләренең күңел халәтен күреп була. Без үзебезнең күргәзмәне “Гүзәллекке күр әле...” дип атадык. Әлеге күргәзмәдә Татарстан рәссамнарының рәсемнәре, картиналары урын алды. Казан рәссамы Александр Федотов – пейзаж астасы буларак танылган шәхес.Ул табигатьнең садә матурлыгын тыйнак буяулар белән, әмма гаҗшеп хисле итеп сурәтли белүче рәссам. Рәссам үз күзләре белән күргән матурлыкка иң әүвәл үзе соклана, аннары гына бу гүзәллекне тамашачы белән уртаклаша. Һәр тәмамланган пейзаж өчен рәссам күпсанды этюдлар ясый, кайвакыт моның өчен еллар сарыф ителә. Александр Федотов – 1990 елдан Рәссамнар берлеге әгъзасы. Ул Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Миләүшә Нуруллина. Рәссам күбрәк гөлләр, чәчәкләр ясый. Аның рәсемнәрендәге сиреньнәрдән, әйтерсең, хуш ис бөркелә, сары кашкарыйлар, зәңгәр күгәрчен күзләре, ап-ак ромашкалар, купшы розалар, кызыл бәрхет мәкләр күзне иркәли. Үзе дә ибт чын чәчәк – Миләүшә. Әтисе язучы Вакыйф нуруллин, әнисе – мәдәният дөньясында күренекле шәхес.
Күргәзмәдә шулай ук Татарстан рәссамнары Рифкат Вахитов, Мәснәви Хайертдинов, Анатолий Пашин һәм башка рәссамнарның эшләре күрсәтелде. Әлеге күргәзмәне Алабугада туып-үскән бөек рәссам Иван Иванович Шишкиннан башка күз алдына да китереп булмый. И.И.Шишкин рәсемнәре аерым урын алып тора. Әлеге күргәзмәдә тагын бик күп рәссамнарны күрсәтергә була. Алар барысы да табигать күренешләрен шулкадәр оста итеп күрсәтә беләләр. Ә безгә сокланырга гына кала.13 апрель Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күргәзмәгә күзәтү ясалды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары рәссамнарның эшләре белән таныштылар.