Гомергә янды йөрәге милләте, халкы диеп...

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Фазыл Шәех тууына 80 ел. Фазыл Шәех  үткән гасыр ахырында татар шигъриятенең якты йолдызы булып балкыды, аның шигъри китапларын укучылар үз итте, яратты. Фазыл Шәехның күпчелек шигырьләре  лирик башлангыч белән өретелгән. Үзенең шигырьләрен ул күңел көзгесе дип атый. Аның иҗатында күптөрле темалар күтәрелә: кеше тормышының мәгънәсе, табигать һәм Кеше, туган халкының язмышы, яшәү шатлыгы, мәхәббәт хисләре, әниләр җылысы, сагышлану һәм башкалар.

Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Гомергә янды йөрәге милләте, халкы диеп...” дип аталган күргәзмә ачылды. Әлеге күргәзмәдә Фазыл Шәехнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган китаплар һәм материаллар урын алды. Күргәзмәгә рәхим итегез!