Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә кандидатлар.

Салкын кышлар үтеп, ямьле яз җитүгә халкыбыз бөек Тукай туган көнен билгеләп үтә.

Г. Тукай исемен мәңгеләштерү йөзеннән Татарстан Республикасында Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге булдырылды. Аның башлангычы 1958 елга барып тоташа. Ул республиканың иң югары, иң абруйлы премиясе. Әлеге премия ел саен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, үзебезнең ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә.

Татар сәнгатькәрләре, бигрәк тә язучылар, шагыйрьләр өчен Тукай премиясе дәрәҗәле дәүләт бүләге. 2017 елгы Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы язучылар: Тәлгат Галиуллин, Факил Сафин, Мәдинә Маликова, Әхәт Гаффар, Зиннур Хөснияр. Әлеге язучылар һәм аларның  әсәрләре белән Үзәк китапханәнең  татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә таныша аласыз. Рәхим итегез!