Шишкин – гүзәл табигать җырчысы
Күренекле рәссам Иван Иванович Шишкин исеме барыннан да элек XIX гасырның икенче яртысы рус сынлы сәнгатенең үсеше һәм рус милли пейзажы туу белән бәйле. Иван Иванович Шишкин үзе исән чакта ук халыкка танылган. Замандашлары аның табигатьне бөртекләп сурәтләвенә таң кала торган булган. Ул заманнардан инде 100 елдан артык вакыт үтсә дә, соңгы берничә дистә ел эчендә иҗат юнәлешләренең берничә тапкыр алмашынуына, яңа сурәтләү чаралары барлыкка килүенә карамастан моннан бер гасыр элек яшәгән бу кылкаләм остасының әсәрләре төрле катлау һәм белем дәрәҗәләре төрле булган кешеләр өчен дә кызыклы. Күп картиналары, мәсәлән, “Арыш”, “Иртәнге нарат урманы”, “ Тигез далада”, “Нарат урманы” һ.б. күпләргә балачактан ук таныш.
Безнең бәхеткә, танылган рәссамга үзебезнең Алабуга шәһәрендә туарга насыйп әйләгән. Алабугада яшәгән вакытларында җәй буена шәһәрнең тирә-ягында иҗат эше белән шөгыльләнә. Алабагуда Ананьино каберлегенең , шулай ук Шайтан каласында өлешчә сакланып калган манараның берничә күренешен кәгазьгә төшерә.Соңрак “Алабуга күренеше” дип аталган картинасын башкарып чыга. Идел Болгарына сәфәр кылып, аннан да майлы буяулар белән күп кенә картиналар язып кайта. (“Ак палата”, “Болгар хәрабәләре”). 1871 елда Алабугада иҗат иткән “Вятка губернасындагы мачта урманы” (аны күбрәк “Нарат урманы” дип йөртәләр)картинасы өчен ул Петербургтагы конкурста беренче премиягә лаек була.
Чираттагы зур әсәре “Кара урман” картинасы өчен Шишкинга профессор дәрәҗәсе бирелә. Әлеге чорда башкарган эшләрендә рәссам күбесенчә Алабугада язган рәсемнәреннән файдалана. 1878 елда үткән күчмә күргәзмәдә аның “Арыш басуы” картинасы тәкъдир ителә. Ватан-ана символы булып кабул ителгән әлеге картинаның да этюдларын Шишкин Алабуга янындагы Лекарев кырында язып киткән була.
80 нче еллар дәвамында ул үзенең тирән эчтәлекле иҗат эшләре белән берничә күчмә күргәзмәдә катнаша. 1898 нче елгы күчмә күргәзмәдә “Алабуга янындагы Афонасов нарат урманы” пәйда була. Рәссам бу әсәрендә сөйгән Ватанына дан җырлый, иҗат гомеренең буеннан –буена йөрәгендә саклаган изге хисен – Җир-анага мәхәббәтен чагылдыра. “Афонасов нарат урманы” – рәссамның соңгы картинасы. Баштарак ул аны “Урман патшалыгы” дип атарга да ниятли.
Рәссам үзеннән соң гаҗәеп бай мирас – 700 дән артык нәкыш әсәре, 200ләп рәсем һәм график эшләр калдырып китә.
Быел күренекле рәссамның тууына 185 ел. Шул уңайдан Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Шишкин – гүзәл табигать җырчысы” дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Кадерле укучылар сезне күргәзмәгә чакырып калабыз. Рәхим итегез!