Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби премияләр" циклын дәвам итә. "Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия". Әлеге премия 2006 елдан бирле Татарстан Язучылар берлеге һәм "Татнефть" ААҖ тарафыннан язучыларга тапшырыла. Конкурста язучылар соңгы ике елда басылган проза һәм драматургия әсәрләре белән катнашалар. 2012 нче елда Алабугада яшәп иҗат итүче Гөлзадә Әхтәмова "Күңел ашкынуы" китабы өчен Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.