"Маҗаралар остасы"
15 сентябрь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге язучы Мәгъсүм Насыйбуллин тууына 95 ел тулу уңаеннан "Маҗаралар остасы" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәчеләр әдипнең тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы мәгълүмат бирделәр.
Мәгъсүм Насыйбуллин 1925 елның 15 октябрендә Кукмара районы Байлангар авылында туа. Ул татар әдәбиятының детектив жанрын үстерүгә зур өлеш кертте. Аның "Без капчыкта ятмый", "Телсез шаһитлар", "Төнге ату", "Алтын алка", "Яшерен касса", "Йөрәк таш түгел" һ.б. китаплар татар халкына таныш. Мәгъсүм ага - матбугат битләрендә милләт язмышы һәм милли тәрбия мәсьәләләренә багышланган күп санлы мәкаләләр авторы да.