«Татарча диктант - 2020» нәтиҗәләре
26 сентябрьдә Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарча диктант - 2020» Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашты.
“Татарча диктант” акциясе мәйданчыклары: Алабуга Үзәк китапханәсе, балалар китапханәсе (филиал №3), шәһәр китапханәсе (филиал №5), Танайка авыл китапханәсе.
Китапханәләргә диктант язарга 37 кеше килде. Дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, акция онлайн форматта да узды. 163 алабугалы онлайн диктантка кушылды. Барлыгы Алабуга китапханәләр системасында 200 кеше катнашты.