"Әдәбиятыбызның энҗе бөртекләре. Гариф Ахунов"
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Александр бакчасы" паркында язучы, драматург Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан "Әдәбиятыбызның энҗе бөртекләре. Гариф Ахунов" дип аталган әдәби әңгәмә уздырды. Әлеге чарада студентлар һәм өлкән яшьтәгеләр генә түгел, балалар да бик теләп катнашты.