«Татарча диктант»
26 сентябрьдә Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарча диктант - 2020» Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашты.
Без “Татарча диктант” акциясендә икенче мәртәбә катнашабыз. Узган ел Үзәк китапханә генә кушылса, быел балалар китапханәсе (филиал №3), шәһәр китапханәсе (филиал №5), Танайка авыл китапханәсенә дә мәйданчыклар эшләде.
Чараны Алабуга муниципаль районының татар яшьләре җитәкчесе Фатыйхова Гүзәл оештырды.
Китапханәләргә диктант язарга 35 тән артык кеше килде. Дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, быел акция ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры трансляция форматында да алып барылды. Акциягә катнашырга теләгән һәркем сәгать 11:00 дә экраннарны кабызып, диктант язучылар эшләрен якындагы мәйданчыкка китерә ала. Авыл китапханәләрендә язарга теләк белдерүчеләр дә күп булды. Аларның эшләре Үзәк китапханәгә китереләчәк һәм татар теле укытучылары тарафыннан тикшереләчәк.
Чара тәмамлангач, безнең китапханәдә диктант язарга теләк белдергән, Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Равил кызы Ягудина сәламләү сүзен җиткерде һәм катнашучыларга рәхмәт сүзләре әйтте.
Әлеге акцияне оештыруда ярдәм иткән Алабуга Үзәктәштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Владимир кызы Нәҗиповага рәхмәтебезне белдерәбез.
Дөнья күләмендә 5 ел рәттән «Татарча диктант» акциясе уза.
Диктант язган һәркем 30 көн дәвамында, diktant.tatar сайтына кереп билгеләрен белеп, электрон сертификат ала алачак.