"Гариф Ахунов - чын хәзинә"

18 сентябрь - танылган язучы Гариф Ахунов тууына 95 ел. Шул уңайдан, татар һәм туган як туырндагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре "Гариф Ахунов - чын хәзинә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.

1956 елның көзендә Гариф Ахунов, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тәкъдиме белән, республиканың нефть үзәге Әлмәт шәһәрендә берьеллык иҗади командировкада була, ә 1957 елдан гаиләсе белән бөтенләй шунда күчеп китеп, ун елдан артык нефтьчеләр арасында яши, аларның хезмәт казанышларын һәм көндәлек тормышларын өйрәнә. Шул җанлы тормыш материалы нигезендә әүвәл күпсанлы очерклар, публицистик мәкаләләр, хикәяләр, кечкенә повестьларын яза (җыентыклар: «Еллар чатында», 1959; «Хыялый Хәйрүш егетләре», 1965; повестьлар: «Артышлы тау буенда», 1960; «Канатлар кая илтә?», 1967), аннары зур күләмле әдәби әсәрләреннән «Хәзинә» (1963) һәм «Хуҗалар» (1968) исемле романнарын ижат итә. Татарстан төбәгендә нефть хәзинәсе табылудан татар халкының яшәешенә, көнкүрешенә килгән үзгәрешләрне, шул яңача шартларда төрле буын һәм төрле кәсеп ияләре арасында күзәтелгән катлаулы социаль һәм әхлакый мөнәсәбәтләрне реалистик буяуларда сәнгатьчә гәүдәләндергән бу дилогия әдәби җәмәгатьчелектә алтмышынчы еллар татар прозасына яңалык алып килгән, аны яңа тормыш материалы һәм яңа геройлар белән баеткан әсәр итеп бәяләнә.