Әдәби премияләр. Абдулла Алиш исемендәге премия

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби премияләр" циклы белән таныштыруын дәвам итә. 

Абдулла Алиш исемендәге премия.

Татарстан Язучылар идарәсе 1996 нчы елда балалар әдәбиятындагы казанышлары өчен Абдулла Алиш исемендәге бүләкне гамәлгә куя. Хәзерге көндә ул республика премиясе статусына ия һәм ел саен тапшырыла.  

1996 нчы елда әлеге премиягә балалар язучылары Шәүкәт Галиев белән Ләбибә Ихсанова лаек була. Шул вакыт аралыгында 38 кешегә премия бирелә. Алар арасында язучылар: Разил Вәлиев, Рафис Корбан, Факил Сафин, Рөстәм Мингалим, Алмаз Гыймадиев һ.б бар.

2019 елда А.Алиш премиясе балалар язучысы Нурия Сәйяргә бирелә.