Әдәби премияләр. Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе.
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби премияләр" циклын дәвам итеп "Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе" белән таныштыра.
Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе, Г.Тукай премиясеннән кала, икенче дәрәҗәдәге дәүләт бүләге. 1968 елда гамәлгә куела. 1991 елда премияне тапшыру туктатылып тора. 1997 елда яңадан яңарту хакында Карар кабул ителә. 2002 елдан башлап кабат тапшырыла башлый. Татарстан Министрлар кабинеты карары белән рәсмиләштерелә. 2011 елдан алып ике елга бер мәртәбә бирелә.
Лауреатларга исем, диплом, күкрәк тамгасы, акчалата бүләк тапшырыла.
1968 елда беренче лауреат исемен - язучы Илдар Юзеев "Миләүшә" шигырьләр һәм балладалар китабы өчен ала.
2019 елда лауреат исеме Канәфи Бәдыйковка "Муса Җәлил иҗатын тирәнтеп өйрәнеп укучыларга пропагандалау өчен" бирелә.
Муса Җәлил исемендәге дәүләт премиясе белән 20 язучы бүләкләнә. Алар арасында: Роберт Миңнуллин, Туфан Миңнуллин, Фәнис Яруллин,Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла, Ленар Шәех, Рөстәм Галиуллин һ.б .