Әдәби премияләр
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби премияләр" циклы белән таныштыруын дәвам итә.
Г.Исхакый исемендәге премия.
Гаяз Исхакый исемендәге премия 1991 елдан бирле ел саен иң күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, милләтнең рухи байлыгын үстерүгә ярдәм итүче классикларны бастыру хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлек өчен бирелә.
1991-2019 еллар аралыгында 42 кеше Г.Исхакый исемендәге премияне алган.
Г.Исхакый исемендәге премия лауреатлары: Г.Бәширов, И.Нуруллин, Ә.Еники, Г.Ахунов, В.Имамов, Т.Галиуллин, Г.Морат, Ф.Бәйрәмова, Ф.Сафин, Д.Салихов һ.б язучылар.
2019 елда әлеге премиягә язучы, драматург Рәдиф Сәгъди лаек булды.
Фатих Хөсни исемендәге премия.
Фатих Хөсни исемендәге премия елның иң яхшы проза әсәре өчен баирелә. 1997 елда беренче тапкыр премия язучы Мәгъсүм Хуҗинга бирелә. 1997-2019 еллар аралыгында 22 язучы премиягә лаек була. Лауреатлары: Н.Гыйматдинова, К.Кәримов, Р.Вәлиев, Р.Низами, Ф.Җамалетдинова, М.Әмирханов , В Нуруллин һ.б
2019 елда Фатих Хөсни исемендәге премиягә язучы Җәүдәт Дәрзаманов лаек дип табылды.