Чорлар аша Сөембикә дәшә
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге халкыбыз күңелендә тирән эз калдырган Казан ханбикәсе Сөембикә тууына 505 ел тулуга багышлап "Чорлар аша Сөембикә дәшә" дип аталган китап күргәзмәсе оештырды.
Татар халкын Сөембикәсез күз алдына да китереп булмый. Халкыбыз күңеленә бик тирән кереп урнашкан ул Сөембикә. Сөембикә - татар халкының милли азатлык һәм мөстәкыйльлек символы, диләр. Бу чыннан да шулай - ачы тарихыбызның хәсрәтле күз яшьләрен дә, киләчәккә бәйләнешле өмет- хыялларында сыйдырган аның язмышы.
Сөембикәне һәркем үзенчә күз алдына китерә, үзенчә олылый, хөрмәтли, якын күрә. Аның чибәрлеген дә,
каһарманлыгын да, фаҗигасен дә тарихи- эстетик хәтерендә саклый, һаман да юксына, сагына һәм буыннардан -буынга тапшыра.
"Чорлар аша Сөембикә дәшә" китап күргәзмәсендә сез Сөембикә турында төрле елларда, төрле авторлар тарафыннан язылган әдәби әсәрләрне, риваять-легендаларны, шигырьләрне, тарихи материалларны табып укый аласыз. Китапханәгә рәхим итегез!