Әдәби премияләр
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Әдәби премияләр" дип аталган яңа цикл башлап җибәрә. Китап укучылар әдәбият өлкәсендә бирелә торган премияләр турында тулырак мәгълүмат алачак.
Әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә иң зур дәүләт премиясе - ул Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе.
Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе - һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.
Г.Тукай премиясе 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Министрлар Советы һәм КПСС Татар өлкә комитеты карары нигезендә гамәлгә кертелде. 1961-1965 елларда тапшырылмый торганнан соң, 1965 елның 11 октябрендә премияне яңадан булдырдылар, 1975 елда премия шулай ук бирелми.
Лауреатларга лауреат исеме, акчалата премия, диплом, күкрәк билгесе һәм билгенең таныклыгы бирелә. Премия лауреатларга һәр ел 26 апрель көнне игълан ителә һәм 30 август көнне бүләкләнә.
1958-2020 елларда Г.Тукай премиясе 156 кешегә бирелә. Язучылар арасыннан: Ә.Фәйзи, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, С.Хәким, М.Әмир, М.Шабаев, М.Мәһдиев, И.Юзеев, М.Маликова, Н.Гыйматдинова, Р Вәлиев, Т. Миңнуллин, К.Кәримов , Л.Хәмидуллин һ.б. Г.Тукай исемендәге зур дәүләт бүләгенә лаек булды.