Ачы язмышта да тылсым бар
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучы, җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликовага 85 яшь тулу уңаеннан "Ачы язмышта да тылсым бар" дип аталган китап күргәзмәсе ачылды.
Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа, шунда ук җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1949-1954 елларда Минзәлә педагогия училищесында, 1954-1959 елларда Казан педагогия институтында укый. "Чаян" журналында корректор, 23 ел "Азат хатын" журналында әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркатип булып эшли.
1972 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Мәдинә Маликова дистәләгән роман һәм хикәяләр авторы. Татар һәм рус телләрендә утыздан артык китабы дөнья күрде, пьесалары республика театрлары сәхнәләрендә куелды. Әсәрләре мәктәп программасына кертелде.
Мәдинә Маликова Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Хөсәен Ямашев һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.