Таҗи Гыйззәт музее. Әгерҗе шәһәре

Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" циклы белән таныштыруын дәвам итә. Таҗи Гыйззәт музее. Әгерҗе шәһәре. 

Таҗи Гыйззәт музее Татарстанның Әгерҗе шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. 

Музей ачу тәкъдиме белән 2005 елда драматургның улы - профессор, фәлсәфә фәннәре докторы Казбек Таҗи улы Гыйззәтов чыга. 

ТРның Әгерҗе район башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Г.Нуриев 2006 елның 18 декабрендә "Әгерҗедә Таҗи Гыйззәт музеен оештыру турында" 496 нчы санлы карар кабул итә. Шул карар нигезендә, 2007 елның августында Әгерҗе шәһәренең Т. Гыйззәт исемендәге 3 нче урта мәктәбе бинасында музей ачыла. 

Казбек Гыйззәтов һәм аның тормыш иптәше Фирдәвес Гыйният кызы 2005 нче елдан башлап музейга күпсанлы фотосурәтләр, китаплар, кулъязмалар, Таҗи Гыйззәтнең шәхси әйберләрен тапшырып килә. Әлеге әйберләр музей экспозициясенең төп нигезен тәшкил итә. Күргәзмәләрдә драматургның тормышы һәм иҗаты чагыла. Музейда язучының шәхси әйберләре дә саклана.