Фатих Кәрими мемориаль музее. Әлмәт районы Миңнебай авылы
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" белән таныштыруын дәвам итә. Фатих Кәрими мемориаль музее. Әлмәт районы Миңнебай авылы.
Фатих Кәрими музее, рәсми атамасы " Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы - Фатих Кәрими исемендәге мемориаль музей"
Музей галим, язучы, нәшир, журналист, мөгаллим-мәгърифәтче, тәрҗемәче, җәмәгать эшлеклесе Фатих Кәриминең туган авылында 1998 елның 17 сентябрендә ачыла һәм аның тормышы белән таныштыра. Музейның экспозициясе Фатих Кәрими һәм аның даирәсенең тормышы һәм эшчәнлегенең төрле чорларын күрсәтә. Ф.Кәриминең шәхси әйберләре, китаплары, документлары һәм аның туганнарының шәхси әйберләре күргәзмәгә куелган. Фатих Кәриминең әтисе Гыйльман ахунга аерым стенд багышланган, анда аның документлары һәм фотосурәтләре урын алган.