Арча әдәбият һәм сәнгать музее
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" циклык дәвам итә. Арча әдәбият һәм сәнгать музее.
Арча әдәбият һәм сәнгать музее Арча шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы. "Казан арты" тарих этнографик музее филиалы. Музей 1995 елның 26 апрелендә ачыла. Әлеге музей Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүмат белән таныштыра. Музей фондында 2 947 саклау берәмлеге. Эскпонатлар арасында Габделнасыйр Әл-Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, драматург Галиәсгар Камал, Габдулла Тукай, Гариф Ахунов, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиевнең документлары һәм шәхси әйберләре урын алган.
Музей фондында Г.Бәширов, М.Мәһдиев, М. Фәйзуллиналарның шәхси китапханәләре саклана. 1966 елда Арча Сабантуенда Б.Н.Ельцин һәм М.Ш.Шәймиевнең катнашуы турында фотоматериаллар аерым экспозиция итеп куелган. Татар халык язучылары һәм Г.Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә булдырылган.