Казанда Шәриф Камал музей-фатиры
Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы дәбият бүлеге "Татарстанның әдәби истәлекле урыннары" циклыннан чираттагысы белән таныштыра. Без сезнең белән бүген "Казанда Шәриф Камал музей-фатиры"нда булырбыз.
Музей бинасы - ике катлы таш йорт. XiX гасыр ахыры - XX гасыр башы Көнбатыш Аурупа барокко стилендә 1887- 1908 елларда төзелә.
Беренче тапкыр Шәриф Камал мемориаль музее 1944 елның 2 июнендә ачыла. Музей ачылганнан соң 3 ел эчендә язучы турындагы күргәзмәләрне 30 мең кеше карап өлгерә.
1970 елларда икенче катны шәхси фатирлардан арындырып бетерәләр. Ләкин анда төрле вакытларда балалар китапханәсе, китап сөючеләр җәмгыяте, бакчачылар җәмгыяте урнаштырыла. 1979 елда ТАССР хөкүмәте музейны яңарту турында карар чыгара.
Мемориаль фатирны элеккеге хәленә китерү, сәүдәгәр йортында булган антуражны торгызу, ремонт ясау, йорт ишегалдын матурлау таләп ителә. Әлеге эшләрдә язучының хатыны Хәят, кызы Зәйнәп зур ярдәм итә.
1980 елның 31 октябрендә музей яңадан ачыла. Музей мәйданы 160 кв.кмга җиткерелә, соңгы бушаган фатирдан музей кунакханәсе итеп ясала, шулай ук 5 мең нөсхә белән музей турында бкулет чыгарыла.
Музейның беренче мөдире итеп Люция Павел кызы Дмитриева билгеләнә. Төрле елларда музей мөдире булып Фатыйма Вәгазова, Рамис Аймәт, Рәмзия Исламова эшли.
2019 елда Шәриф Камал музеенда Татар Китабы йорты ачыла. Музейның мөдире һәм Татар Китабы йорты җитәкчесе итеп шагыйрә Луиза Янсуар билгеләнә.